ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

13 гыйнвар  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә,  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Туган Республикабыз буйлап сәяхәт” дип аталган викторина үткәрелде. 

13 гыйнвар көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә,  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Бай тарихлы Республикам Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  

2020 елның 13 гыйнварында Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

12 гыйнварда Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Раштуа әкияте» X Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Балтач районы катнашучылары уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.

12 гыйнвар көнне Сәрдек авыл клубында Пыжмара мәдәният йорты белән берлектә Искечә Яңа ел уңаеннан күңел ачу кичәсе оештырылды.

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга БДБ чыгымнарын финанслашу буенча программа инде беренче ел гына уңышлы эшләп килми. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР Министрлар Кабинетының 07.09.2009 ел, № 798 карары редакциясендә) белән билгеләнгән.

12 гыйнвар көнне Түбән Кенә авыл клубында Искечә Яңа ел уңаеннан, авылның өлкәннәре өчен ял кичәсе үткәрелде.

Бәйрәмдә кызыклы уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

11 гыйнвар көнне Ор авыл клубында Искечә Яңа елны каршы алу чарасы булды. Чара барышында җыр-бию, сюрприз моментлар күп булды. Кыш бабай белән Кар кызының кабаттан бәйрәмгә килүе, "Ну, погоди" мультфильмы геройлары чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Уеннар бик кызыклы иде, шуңа күрә катнашучылар бик күп һәм актив булдылар. Чара ахырында лоторея билетлары уйнатылды.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-4˚. Көндез максималь һава температурасы 0..-2˚. Юлларда бозлавык.

Җирле халыкны, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләренең һәм биналарның милекчеләрен һәм аларны арендага алучыларны, җирле берләшмәләр активистларын һәм вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне фикер алышуга чакырабыз.

Төзекләндерү концепциясе фикер алышу нәтиҗәләре буенча ​очрашуда катнашучыларның фикерен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International