ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.   Бу  хакта  11  гыйнварда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров   видеоконференция режимындагы  киңәшмә барышында  хәбәр  итте. 

11 гыйнвар көнне Балтач чаңгы трассасында 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Сосна» ҖЧҖ призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды.

11 гыйнвар көнне «Балтач» спорт комплексында 2006-2007 елгы егет-кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда 7 мәктәптән 13 команда катнашты: Яңгул, Борбаш, Балтач, Урта Көшкәт, Кенә, Шубан мәктәпләре. Барлыгы 91 бала катнашты.

2020 елның 9 гыйнварында «Форпост» Балтач үзәге «Форпост» хезмәткәрләре һәм «Факел» яшүсмерләр клубының гимнастика түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар арасында акробатик элементлы спорт гимнастикасы буенча ярышлар үткәрде.

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  


12
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары! 
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 13 гыйнварында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә: буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 м/c, иртән, көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татар мәдәниятен саклау, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатларында 2020 елның 18 гыйнварында Казан дәүләт циркы аренасында (Казан шәһәре, Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы була.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясе - ул мәдәният һәм спорт арасындагы көчле проект, эпатажлы, көтелмәгән, елның масштаблы вакыйгасы, кабатланмас концерт программасы һәм иң яхшы спортчылар ярышы.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 10 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 11 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -4...-7˚, көндез максималь һава температурасы -1..-4˚. Юлларда бозлавык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International