ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  креатив идеяләре  булган квалификацияле  яшь кадрларга  ярдәм  итәргә  теләк  белдерә, шуңа  күрә  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын  Казанда  үткәрү идеясен  бик  теләп  хупладык.   Әлеге  мәйданчык  авыл яшьләре  хәрәкәтен  һәм  авыл  территорияләре киңлеген  үстерү   мәсьәләләре  буенча  чит  илләр  хезмәттәшләре  белән  тәҗрибә алмашырга  ярдәм  итәчәк», - дип,  хәбәр  итте  бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат  конференциясендә    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов. Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе” ТИО (РОО)   Диләрә Шувалова һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  буенча  министр  урынбасары    Ринат Садыйков катнашты.

2020 елның 1 гыйнварыннан мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлтелгән закон үзгәрешләре үз көченә керде. Төзәтмәләр "күчемсез милекне намуслы сатып алучы" төшенчәсен ачыклый һәм бер үк вакытта законсыз дип танылган килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыяннарны компенсацияләү механизмын камилләштерә. Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры сатып алынган торактан мәхрүм калган кешенең нинди очракларда намуслы сатып алучының китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алуын аңлаттылар.

Казанда гражданнарны һәм базарда профессиональ катнашучыларны консультацияләү Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча 7нче подъездда уздырыла.

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын да  зуррак  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итте.  Җиңүчеләр   100әр мең сум күләмендә   бүләк  алачаклар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  2020  ел  уңышы  өчен  бер гектарга  кимендә    70 кг   минераль ашлама  тупларга  тәкъдим  итә.

2020 ел 9 гыйнвар көнне Балтач районының Чутай  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин Наил Нәбиулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 нче елның 7 нче гыйнварында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннары - тыл хезмәтчәннәре Гөлбану Әхмәдуллина (Яңгул авылы), Асия Зыятдинова (Иске Пукшинер авылы) һәм Гөлҗиһан Усманованы (Чутай авылы) 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы узды.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 гыйнварында урыны белән көтелә: буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.

2020 нче елның 7 нче гыйнварында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркында балалар өчен «Кар десанты» спорт-күңел ачу уены үткәрде. Балтач бистәсенең үзәк чыршысы янында берничә этаптан торган ярыш чарасы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International