2020 елның 5 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы «Керлинг» спорт-күңел ачу уены үткәрде.
2020 ел 5 гыйнвар көнне МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркында балалар өчен «ТимераякFest» дип аталган спорт-күңел ачу уены үткәрде.
2020 нче елның 2 нче гыйнварында «Хыял» яшьләр үзәге коллективы «Сабантуй» ял паркында урнашкан Чана тауда «Ралли Чана 2020» фестивале үткәрде.
Бүген, 9 гыйнварда, Яңа 2020 елда туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Поркутеш авылыннан Терентьевлар гаиләсен кызлары туу белән котлады. Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләтович тантаналы рәвештә ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
Фәнис һәм Фирдания Галимҗановлар Балтач районында 2020 елның беренче гаилә пары булдылар.
3 гыйнвар, язылышу көнендә, яшь парларны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы котлады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
2020 нче елның 8 нче гыйнварында Шеңшеңәр авылы «Батыр» яшьләр үзәгендә «Хыял» яшьләр үзәге призына мини-футбол буенча турнир үткәрелде.
2020 ел 4 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында чаңгы сезоны ачылышы булды.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез буран;
- көндез көньяк-көнбатыштан 16 м/с ка кадәр җилнең көчәюе (Казанда 15 м/с ка кадәр).
4 гыйнвар көнне “Сабантуй" ял паркында гаиләләр арасында "Сәламәт гаилә" дип исемләнгән кышкы спорт фестивале узды. Барлыгы район мәктәпләреннән 14 гаилә катнашты. Алар үз көчләрен иң беренче чаңгы эстафетасында, катнаш эстафетада, дартс уеннарында сынадылар.
8 гыйнвар көнне Балтач Үзәк китапханәсендә нәни китап укучыларыбыз өчен тозлы камырдан әвәләү остаханәсе эшләде.