6 гыйнвар көнне Балтач үзәк китапханәсендә Балтач мәктәбенең 8 класс укучылары өчен "Яңа ел калейдоскопы" дип исемләнгән чара үтте.
Хөрмәтле балтачлылар!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак.
28 декабрь көнне, Түбән Кенә авылы клубы үзешчәннәре "Игенче" күмәк хуҗалыгы эшчәннәрен Яңа ел бәйрәме белән котлап, ял концерты бүләк итте. Концерт барышында яшь җырчылар һәм сәхнә ветераннары үзләренең матур җырлары белән барсын да сөендерде. Бик матур ял кичәсе булды.
26 нчы декабрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында балалар өчен «Кар иленә сәяхәт» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар төрле әкият геройлары булып киенеп, Кыш бабай, Кар кызын каршы алдылар. Гузәл чыршыны мактап, җырлар башкардылар, матур биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.
28 декабрьдә Балтач спорт мәктәбе балалары Арча муниципаль районы йөзү буенча беренчелегендә катнаштылар.
29 декабрь көнне Зәй шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды.
Без күп һәм без барыбыз да төрле. Әмма безне һөнәр берләштерә. Без барыбыз да - китапханәчеләр.
28 декабрь көнне Балтач бистәсендә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды.
Әлеге чара театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык шулай ук Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын да тамаша кылды.
28 декабрьдә Балтач спорт мәктәбе балалары Әтнә муниципаль районында узган Көрәш буенча «Кыш бабай» призына үткәрелгән ачык турнирда катнаштылар.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чынбарлык һәм уен киңлеген берләштерә һәм процессның һәр этабында аңлаешлы һәм контроль механизмнары белән укыту, инвестицияләү, табыш алу һәм продуктлар процессларын бергә алып барырга ярдәм итә торган «Фермополис» уникаль платформасын эшләүчеләр белән очрашу узды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.