Агымдагы елның 23 сентябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы 13 кеше район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватанны саклаучылар» паркында булдылар. Бу парклар җирле халыкның яраткан ял итү урыны булып тора. «Без бу сәяхәттән бик канәгать булдык, - ди икенче төркем инвалид, Фәйзрахманова Әнисә Абдулгазовна. - Мондый матурлык күзләрне сөендерә, без рәхәтләнеп йөрдек». Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Бүген, 23 сентябрь көнне, дүртенче чакырылыш Балтач район Советының беренче утырышы узды.
24 сентябрь 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
22 сентябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы булып узды.
Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуларын бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.
Агымдагы елның 22 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Галиев Гарифҗан тарафыннан музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Мондый экскурсияләр дөньяга караш формалаштыра һәм шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итә.
17 сентябрь көнне Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Сезонлы йогышлы авырулар (грипп, ОРЗ, яңа коронавирус йогышы (COVID-19)» темасына дәрес узды.
2020 елның 20 сентябрендә Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Григорьев Борис Аркадьевич үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
XXI гасырда цифрлы технологияләр һәр кешенең аерылгысыз юлдашы булып тора. Аларны җәмгыять тормышына кертүнең бер юнәлеше-онлайн-сервислар кулланып укыту курслары үткәрү. Һичшиксез өстенлеге - кешеләрнең өйдән чыкмый гына, үзләренә уңайлы вакытта яңа белем алулары тора. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, күрсәтелгән трендны исәпкә алып, шулай ук, яңа инструментларны үз эшенә кертә.
Башкарма комитет хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы утырышы беркетмәсеннән 21.02.1956 ел, №9 өземтә