2020 елның 20 сентябрендә Кече Лызи авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Григорьев Борис Аркадьевич үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.
Юбиляр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавына, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләккә, авыл җирлеге башлыгы бүләкләренә чын күңелдән сөенде.
Борис Аркадьевич озак еллар Карадуган мебель фабрикасында эшләде. Хәзерге вакытта ул хатыны Таисия Яковлевна белән бергә кызы гаиләсендә яши. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар.