XXI гасырда цифрлы технологияләр һәр кешенең аерылгысыз юлдашы булып тора. Аларны җәмгыять тормышына кертүнең бер юнәлеше-онлайн-сервислар кулланып укыту курслары үткәрү. Һичшиксез өстенлеге - кешеләрнең өйдән чыкмый гына, үзләренә уңайлы вакытта яңа белем алулары тора. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, күрсәтелгән трендны исәпкә алып, шулай ук, яңа инструментларны үз эшенә кертә.
Сезнең игътибарга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча өч видеолекция тәкъдим ителә:
1. "Коррупциягә каршу тору өлкәсендә дәүләт сәясәте" - https://youtu.be/6bnZ9Ts71z0
2. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу" - https://youtu.be/8IVD2eXwgME
3. "Керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү" - https://youtu.be/9HbhoAzlSZo.