ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 6 октябрь көнне Балтач бистәсендә “Өлкәннәр көне” һәр елдагыча истә калырлык, бик җылы,күңелләргә яктылык, тынычлык өсти торган, һәрбер килгән өлкән яшьтәге кеше зур хөрмәт-игътибар  тоярлык итеп үтте. Бу шулай булырга тиеш тә. Бәйрәмнең үткәрү вакыты да юкка  гына алтын көзләргә тиңләп  сайланмаган дыр: олыгаю  – ул кеше гомеренең алтынга тиң бер  чоры.

“Гадәти булмаган бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт” белдерде 90 яшьлек укытучы, тыл ветераны Клара Рамазанова. Волонтер Кәрим Юсыпов әнисенең беренче укытучысы белән танышуына бик шатланды


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүгенге көндә мобилизация мәсьәләсе буенча район территориясендә эзлекле эшчәнлек алып барыла. Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде.

Бүген "Балтач" универсаль спортзалында "Өлкәннәр"декадасы кысаларында районыбызның спортка гашыйк актив өлкән буын вәкилләренең "Өченче буын"  спартакиадасы үткәрелде.

Өлешчә мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан район җитәкчелеге, Балтач волонтерлары белән берлектә махсус штаб төзелде.

Октябрь аеның беренче ункөнлеге - Өлкәннәр декадасы. Шул уңайдан 7 октябрь көнне “Балтач” спорт комплексында пенсия яшендәге өлкәннәрнең ХII район спартакиадасы булып узды.

Планетадагы тереклек  ияләренең иң акыллысы буларак, кеше башка тереклек ияләре алдында җаваплы. Ел саен  4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хайваннарны саклау көне безгә моны искә төшереп тора.

Хөрмәтле татарстанлылар! «Цифрлы Һөнәрләр» проекты кысаларында сезнең IT-технологияләр өлкәсендә яңа һөнәр үзләштерү һәм хезмәт базарында кирәкле белгеч булу мөмкинлеге бар. Уку бәясен 100%  дәүләт түли.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 6 октябрьдә «Өлкән кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе» дигән инновацион технологияне гамәлгә ашыру кысаларында  шәхси дәрес узды. Уку социаль карамактагы инвалидның  өендә узды.  

Лаеклы ял яшендә булып та, әле бүгенге көнгә кадәр районыбызның иҗтимагый тормышы белән кызыксынып, үз ярдәм-хезмәтләре, тәҗрибәләре белән теләктәшлек күрсәтеп яшәүче райондашларыбызның эшчәнлекләрен бәяләп, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев  бертөркем райондашларыбызны бүләкләп уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International