Бүген район мәдәният үзәгендә "Өлкәннәр"декадасы уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм башкаладан килгән мөхтәрәм кунагыбыз - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашып, бәйрәмгә чакырулы өлкәннәребезгә ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Ярдәм механизмы: яшь гаиләгә беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу өчен торак бәясенең 30% ы (балалары булмаган гаиләләргә) яисә 35% ы (балалары булган гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия бирү, йорт төзү, ипотека кредитын түләү (учетка куелганнан соң алынган).
Гатауллина Роза Әсхәт кызы барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
5 октябрь көнне өлкәннәр Декадасы кысаларында, "Волонтер” үзәге активистлары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре җитәкчелегендә «Игелекле сүз» дигән акция уздырдылар.
Белдерү!
Су линиясендә планнан тыш эшләр булу сәбәпле, 6 октябрь көнне сәгать 8.00 дән түбәндәге урамнарга су биру туктатылып торачак
Балтачның "Наз" үзәге коллективы Өлкәннәр декадасын үзләренең өлкән остазлары - хөрмәтле пенсионерлары котлавы белән ачарга булган. Аларга иң җылы теләкләр белән азык-төлек пакетлары китерелде.
Бик җинелләрдән булмаган социаль хезмәткәрләрнең хезмәте күп төрле бәйрәмнәр белән үрелеп бара. Октябрь ае тормыш мәшәкатләре белән акыл туплаган өлкәннәребезне бәйрәм белән котларга, аларны тәмле чәйләр белән сыйларга кабат бер мөмкинчелек бирә.
"Өлкәннәр" декадасы кысаларында районыбыз җитәкчелеге Саба районы картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребезнең дә хәлләрен белеште. Сәламәтлек торышлары буенча махсус дәвалау оешмаларында тәрбияләнүче райондашларыбыз да читтә калмады. Барлык өлкәннәребезгә дә бүләкләр тапшырылды.
Җылы сүз - җан азыгы булса, туган яктан килгән күчтәнәч, хәбәрләр өлкәннәр тормышына ямь өстәгәндер дип ышанабыз.
Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы укытучыларыбыз! Мөхтәрәм мәгариф ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Халыкара укытучылар көнендә иң изге теләкләремне кабул итегез!