Балтач районында өлкәннәр өчен тантаналы чара узган

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният үзәгендә "Өлкәннәр"декадасы уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм башкаладан килгән мөхтәрәм кунагыбыз - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашып, бәйрәмгә чакырулы өлкәннәребезгә ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чарасының иң тантаналы мизгелләре - районыбыз җирлегендә 50, 55, 60 ел бергә тату-тигез гомер кичергән гаиләләрне хөрмәтләү. Чапшар авылында 60 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер кичерүче Дания һәм Рашат Камалетдиновлар, Көек авылыннан бриллиант туй даталарын хәерле исәнлектә каршы алган, чын мәгънәдә герой ата-ана булып, илгә бөркеттәй 5 егет үстергән Зәйтүнә һәм Фаяз Садыйковлар, Кариле авылында гомер кичерүче һәм сентябрь аенда зөбәрҗәт туйларын билгеләп узган Фоадия һәм Фаил Зәйнуллиннар гаиләсе, Нормабаш авылыннан Гөлчирә һәм Марсель Газизовлар, Куныр авылында яшәүче  Җиһания һәм Камал Сафиуллиннар гаиләләре җирлегебезнең иң күркәм һәм тигез гаиләләреннән санала. Авылдашлары арасында хөрмәт казанып, үз көчләре белән нык нигезле гаиләләр төзеп, бала-оныклары өчен дә һәрчак терәк-таяныч булып яшәүче әлеге гаиләләребез тормышы киләчәктә дә имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International