«Игелекле сүз» социаль акциясе

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне "Өлкәннәр" декадасы кысаларында, "Волонтер” үзәге активистлары гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре җитәкчелегендә «Игелекле сүз» дигән акция уздырдылар. Акция барышында волонтерлар өлкән буынны котладылар, үз куллары белән ясалган букетлар һәм открыткалар тапшырдылар. Акция Балтач шәһәр җирлегендә үтте. Катнашучылар яшь волонтерларга яңгырлы көзге көннәрдә волонтерларның шатлык, яхшы кәеф бүләк итүләренә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Акциядә 25 өлкән кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International