Укытучылар көне - иң күңелле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләү кебек мөһим эш белән шөгыльләнүче кешеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә немец теле укытучысы Гатауллина Роза Әсхәт кызы тернәкләндерү курсы уза. Аның педагогик эш стажы 26 ел тәшкил итә. Бүген ул барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.