#Яшьләргәторак «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Программа Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле федераль һәм региональ бюджетлардан финанслау шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасының Координаторы – Татарстанның Төзелеш министрлыгы, дәүләт заказчысы – ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы эшли.

Ярдәм механизмы: яшь гаиләгә беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу өчен торак бәясенең 30% ы (балалары булмаган гаиләләргә) яисә 35% ы (балалары булган гаиләләргә) күләмендә түләүсез субсидия бирү, йорт төзү, ипотека кредитын түләү (учетка куелганнан соң алынган).

Катнашу өчен төп критерийлар - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык, ир белән хатынның (ата-ананың) яше 35  кадәрге һәм түләү сәләте. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өстенлекле чиратта тора. Анда шулай ук балалар белән тулы булмаган гаиләләр (бер ата-ана) катнаша ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International