Лаеклы ял яшендә булып та, әле бүгенге көнгә кадәр районыбызның иҗтимагый тормышы белән кызыксынып, үз ярдәм-хезмәтләре, тәҗрибәләре белән теләктәшлек күрсәтеп яшәүче райондашларыбызның эшчәнлекләрен бәяләп, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев бертөркем райондашларыбызны бүләкләп уздылар.
Балтач районы үсешенә керткән олы хезмәтләре, озак еллар намуслы актив җәмәгать эшчәнлеге һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Ак калфак" татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Шулай ук районыбызда гына түгел, ә республика күләмендә дә танылуга ирешкән оста гармунчылар Наил Заһретдинов, Рүзилә Габдрахмановалар, Субаш мәдәният йорты "Туганай" халык вокаль ансамбле җитәкчесе Хәлил Фәезов, Арбор мәдәният йорты "Ядкарь" халык вокаль инструменталь ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Габделхаков, җирлегебезнең моңлы тавыш ияләре - Фидалия Зәкиева, Резидә Рамазанова, Әкълимә Хәбибуллина һәм Балтач мәдәният үзәгенең "Сүнмәс дәрт" ветераннар коллективы җитәкчеләре Аида Егорова һәм Рөстәм Хәсәновлар милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, телне һәм мәдәниятне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.