ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

         23 апреля текущего года в связи со знаменательным юбилеем  - 70-й годовщиной Победы в Великой Отечественной войне в социально-реабилитационном отделении КЦСОН «Наз» проведена природоохранная акция «Лес Победы». На территории отделения с привлечением волонтеров и  участника  Великой Отечественной  войны, директора музея «Дружба народов»  Гарифзяна  Галиева в память  о всех, кто внес свою лепту в освобождении  Родины, были  посажены лиственные и хвойные деревья.

    2015 елның 22 апрелендә Чепьяда урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл хезмәтчәннәре һәм инвалидлар өчен районыбызның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм сугыш чоры баласы Елизавета Абрамова белән очрашу булып узды. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышына багышланган китап кургәзмәсе һәм стенд әзерләнгән иде. 
2015 елның 22 апрель көнендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы “ДОБРЫЙТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Балтач ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңү истәлеге символы буларак hэрбер кергэн кешегэ  Георгиев тасмасын тапшырдылар.
Борбаш урта мәктәбендә “Туган тел” айлыгында һәр ел саен 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015 нче елның 21 апрелендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты белән килделәр. Концерт Михайлова Диананың “Алые паруса” исемле җыры белән башланып китте. Давыдов Илья, Игнатьев Андрей, Васильева Диана башкаруындагы җыр – тернәкләнүчеләр күңелен күтәреп җибәрде.

 22 апрель көнне Балтач үзәк  балалар китапханәсендә “Укыйбыз Тукай абыйны” исемле  әдәби кичә булып узды Кичәбезгә 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче уртанчылар төркеме №1 балалары килде. Китапханәче нәни китап укучыларны шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, аның әсәрләре белән таныштырды. Кичәбез Г. Тукайның әсәрләреннән төзелгән викторина белән үрелеп барды.

 

21 нче апрель көнне Шөңшеңәр авыл китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында,  “Беркем дә, берни дә онытылмый!” дип аталган интеллектуаль бәйге булып узды.  Укучыларга сугыш чоры әдәбиятының  үзенчәлекләрен  төшенергә ярдәм итү, бу чор язучыларының  иҗаты, тормышы белән кызыксыну уяту, туган илгә мәхәббәт, язучылар, шагыйрьләр тормышына соклану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылган бәйге бик җанлы үтте. Укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата үткән тәрбия сәгатьләрендә алган белемнәрен кулланып,сугыш тарихы буенча китапханәче әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, тестлар эшләделәр. Бу чарадан һәр укучы үзенә файдалы мәгълүмат һәм кызыклы китап алып китте.  

2015 елның 21 апрель көнендә "Язгы яхшылык атнасы - яхшы эшләр эстафетасы" кциясе кысаларында Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин Балтач районында гомер кичерүче, авыр тормыш юлын үткән сугыш ветераннары гаиләләрен котладылар.
Яңгул китапханәсендә "Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чираттагы кичә булып узды.Бу кичәдә укучылар сугыш ветераннарының үткәне,тормыш юлы белән таныштылар.Шулай ук китапханәдәге стенд  һәм альбомнар белән таныштылар.Кичә һәркем өчен файдалы һәм кызыклы булды.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

21 апрель көнне “Наз” үзәге базасында 18  яшьүсмер балалар һәм Бөек Ватан сугыш ветераннары  Мансур Хасбиуллин, Бибиниса Абдуллина һәм Зәмзәмия Гайфетдинова белән очрашу булып үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International