21 апрель көнне “Наз” үзәге базасында 18 яшьүсмер балалар һәм Бөек Ватан сугыш ветераннары Мансур Хасбиуллин, Бибиниса Абдуллина һәм Зәмзәмия Гайфетдинова белән очрашу булып үтте.
Социаль педагог Эльвира Әхмәдуллина балалар белән сугыш еллары һәм сугыш чоры балалары турында әңгәмә уздырды һәм видеослайд күрсәтте. Видеослайд хәзерге бәхетле балачакта яшәвебезнең якты куренеше булып торды. Чакырылган кунаклар үзләренең бала чакларын, сугыш хатирәләрен сөйләп үттеләр.
Бу чарага балалар да үзләренең сугыш темасына карата кул эшләрен, рәсемнәр һәм эби-бабайлар турында альбомнар алып килделәр. Ветераннарга үзләренең рәсемнәрен бүләк итеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Волонтерлар балаларга бүләккә сугыш геройлары турында мәгълүмат туплап, китапка төсле закладкалар ясадылар. Закладкалар һәм георгиевская ленталар балаларга бүләк ителде. Шулай ук, ой эше бирелде - очпочмаклы хатлар язып, армияга китүче солдатларга хатлар әзерләү.