22 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Укыйбыз Тукай абыйны” исемле әдәби кичә булып узды Кичәбезгә 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче уртанчылар төркеме №1 балалары килде. Китапханәче нәни китап укучыларны шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, аның әсәрләре белән таныштырды. Кичәбез Г. Тукайның әсәрләреннән төзелгән викторина белән үрелеп барды.