“Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары килделәр.

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

2015 нче елның 21 апрелендә “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Урта Көшкәт мәктәбе укытучылары hәм укучылары катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәйрия концерты белән килделәр. Концерт Михайлова Диананың “Алые паруса” исемле җыры белән башланып китте. Давыдов Илья, Игнатьев Андрей, Васильева Диана башкаруындагы җыр – тернәкләнүчеләр күңелен күтәреп җибәрде. “Ромашка”, “Венский вальс” биюләре белән концерт дәвам итте. Укытучылар  да читтә калмадылар: Мамыкова Людьмила Михайловна, Павлова Юлия  Юрьевна, Асакова Лидия Аркадьевна һәм Спиридонова Надежда Александровна үз сәләтләрен җыр аша күрсәттеләр.

“Наз” да тернәкләнү узучы тыл ветераннары, хезмәтчәннәре, инвалидлар  Утра Көшкәт мәктәбеннән килгән укытучылар hәм укучылар коллективына теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International