2015 елның 22 апрелендә Чепьяда урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы тыл хезмәтчәннәре һәм инвалидлар өчен районыбызның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм сугыш чоры баласы Елизавета Абрамова белән очрашу булып узды. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышына багышланган китап кургәзмәсе һәм стенд әзерләнгән иде. Әлеге очрашу талгын гына көй астында "Җиңү" шигыре белән башланып китте. Рифат Абдуллин районда булган Бөек Җиңүгә багышланган чаралар турында сөйләп узды. Ә Елизавета Абрамова сугыш чорында нәни генә бала булса да, тылдагы калган апаларга булышуын, тилмереп капчыклап ашлык ташуларын, урак урганнарын бәйнә-бәйнә сөйләде. Ул еллар авырлыгын үз җилкәләрендә татылган өлкәннәребез күзләренә яшләр килде. Аларда да кургән авырлыклары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Очрашуны Чепья мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының чыгышы ямьләндереп җибәрде. Алар "Җигү" һәм "Һәрвакыт булсын кояш" җырын башкарып тернәкләнүчеләрнең күңелләрен кутәрделәр. Шулай ук бүлекче хезмәткәре - психолог, Елизавета Игоревна "Хәтерләгез" шигырен сөйләде. Тернәкләнүчеләр дә сугыш турында "Арыш икмәге", "Бәхет" исемле узләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Ахырдан өлкәннәребез күкрәгенә Бөек Җиңү истәләге итеп Георгий тасмалары тагылды. Әлеге узган чаралар тернәкләнү бүлексәсендә булган тыл ветераннары, хезмәтчәннәре, инвалидлар күңелендә якты истәлек булып калсын.