2015 елның 24 нче апрель көнне Россия күләмендә китапханәләр арасында “Библиосумерки-кичке китапханә” исемле акция булып узды. Быел без- Балтач үзәк балалар китапханәсе дә бу чарага кушылдык. Эш сәгатебезне дә 20 сәгатькә кадәр үзгәрттек. Бу акция вакытында төрле чаралар уздырдык.Чарабызга килгән кунакларны: әниләрне, дәү әниләрне клоун белән китаплар патшабикәсе каршы алды. Кичәбезне сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 129 еллык уңаеннан төзелгән ”Тукай китабын ал кулыңа” исемле викторина белән башлап җибәрдек, балалар әкият геройлары булып пантомимо күрсәттеләр, Убырлы капчыгыннан әдәби геройларның шәхси әйберләрен табып әкиятләр иленә кайтарырга ярдәм иттеләр, кечкенә балалар бик кызыксынып пазлы җыйдылар, яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясап китапханәгә бүләк иттеләр һәм чарабыз күмәкләп мультфильм карау белән тәмамланды.
2015 нче елның 25 апрель көнне “Язгы яхшы гамәлләр атнасы” кысаларында “Наз” социаль-тернәкләну булекчәсендә Чепья урта мәктәбе укучылары катнашында хәйрия концерт булып узды.
Бөтенрәсәй Акциясе «Язгы изге эшләр атналыгы” кысаларында 23 апрель - Игелекле сүзләр көне диеп игълан ителде. Бу көнне ДЦ «Волонтер» активистлары белән кураторы Әхмәдуллина Элҗвира “Игелекле сүзләр копилкасы” оештырып үттеләр. Балтач районының күп кеше була торган урыннарда йөреп, кешеләргә игелекле сүзләр язылган стикерлар тараттылар. Акцияда катнашкан халык копилкага яхшы теләкләр язып салып бардылар. Һәрбер кешегә матур сүз өчен кабартылган шар бүләк ителде.