Библиосумерки

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

   2015 елның 24 нче апрель көнне Россия күләмендә китапханәләр арасында “Библиосумерки-кичке китапханә” исемле акция булып узды. Быел без-  Балтач үзәк балалар китапханәсе дә бу чарага кушылдык. Эш сәгатебезне дә 20 сәгатькә кадәр үзгәрттек. Бу акция вакытында  төрле чаралар уздырдык.Чарабызга килгән кунакларны: әниләрне, дәү әниләрне клоун белән китаплар патшабикәсе каршы алды. Кичәбезне сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 129 еллык уңаеннан төзелгән ”Тукай китабын ал кулыңа” исемле викторина белән башлап җибәрдек, балалар әкият геройлары булып пантомимо күрсәттеләр, Убырлы капчыгыннан әдәби геройларның шәхси әйберләрен табып әкиятләр иленә кайтарырга ярдәм иттеләр, кечкенә балалар бик кызыксынып пазлы җыйдылар, яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясап китапханәгә бүләк иттеләр һәм чарабыз күмәкләп мультфильм  карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International