ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Балтач урта мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең чираттагы семинары булып узды. Семинар барышында китапханәчеләр Фәйзрахманова Римма Рамил кызының чыгышы белән таныштылар
2015елның 29 апрель көнендә Җиңү бәйрәме алдыннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Салавыч авыл җирлеге вәкиле Мөбәрәкҗанова Х.М. Биктәш авылында матур итеп гомер итүче Ивановлар гаиләсен бәйрәм белән котлады

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
2015-нче елның 29-нчы апрелендә “Наз” үзәге белгечләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,  бер төркем яшүсмерләрне  Казандагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалына экскурсиягә алып бардылар. Яшүсмерләр экскурсияне бик ошаттылар, үзләренә күп кенә яңалыклар алап кайттылар.

29 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугышка уралган язмышлар” исемендә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән Балтач урта мәктәбенең 10 А, 10Б сыйныф укучылары катнашында очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуда тыл ветераннары Камалетдинов Хөсәен абый, Рамазанова Клара апа, балачаклары сугыш чорына туры килгән Гарәфетдинов Фәләхетдин, Давыдов Мөбин абыйлар сугыш вакытында, сугыштан соңгы чорларда тылда кичергән авырлыклары, газап-михнәтләре хакында күз яшьләре аша хәтирәләре белән уртаклаштылар.

27 апрель көнне үзәк китапханә тарафыннан уздырылган «Исләремннән чыкмый минем, көтә кебек кулъяклык»- иҗади эшләр бәйгесенә ике номинация буенча нәтиҗә ясалды.

1 номинация кулъяулык чигүчеләр:

1 урын- Галиахметова Энҗе- Кенәбаш авылы;

2 урын- Хайруллина Наҗия- Карадуган авылы;

3 урын- Саляхова Гөләндәм- Норма авылы;

                Багаутдинова Ландыш- Яңгул авылы;

2 номинация сөлге чигүчеләр:

1 урын- Габделхакова Диләрә- Көшкәтбаш авылы;

2 урын- Хайретдинова Лилия- Арбор авылы;

3 урын- Хазиева Фирая- Нормабаш авылы;

               Файзрахманова Ләбибә- Арбаш авылы;

28 апрель коне Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзәләренә бушлай юридик консультация үткәрелде.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Сөекле Тукаебызны искә алу исәбеннән Арбор авыл китапханәсендә “Тукайның тылсымлы сүзләре”дип исемләнгән әдәби кичә үтте

28 нче апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә сугыш чоры балалары белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “ Балачакның соңгы көне яки кычыткан ашлы балачак” исемле очрашу кичәсе узды. Очрашуга авыр сугыш елларында тылда хезмәт күрсәткән мөхтәрәм өлкәннәребез килде. Кичәбез укытучы  Замалиева Л.М җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбенең 4В сыйныфы укучылары  әзерләгән концерт программасы белән баетылды. Ветераннар китап укучыларны үзләренең сугыш хатирәләре белән таныштырдылар. Очрашу ахырында укучылар ветераннарга үзләре әзерләгән истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

   Шода авылында  яшәүче Хәлиуллина Разия Хәлиулла кызына  28 апрель көнне 90 яшь тулды.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Смәел авыл китапханәсендә ,27 апрельдә, Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш юлына багышланган “Гомерендә — халкы язмышы,
җырларында — халкы моңнары”дип исемләнгән викторина уздырылды.Викторинада 7-8нче сыйныф укучылары бөек әдипкә багышланган “Яз шагыйре Габдулла Тукай”исеме астындагы китап күргәзмәсе белән таныштылар, презентация карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International