28 нче апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә сугыш чоры балалары белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “ Балачакның соңгы көне яки кычыткан ашлы балачак” исемле очрашу кичәсе узды. Очрашуга авыр сугыш елларында тылда хезмәт күрсәткән мөхтәрәм өлкәннәребез килде. Кичәбез укытучы Замалиева Л.М җитәкчелегендә Балтач урта мәктәбенең 4В сыйныфы укучылары әзерләгән концерт программасы белән баетылды. Ветераннар китап укучыларны үзләренең сугыш хатирәләре белән таныштырдылар. Очрашу ахырында укучылар ветераннарга үзләре әзерләгән истәлек бүләкләрен тапшырдылар.