ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

 Сугыш беткәнгә дә 70 ел  вакыт узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә, сары сагышы әтисезләр йөзендә. Сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен үз җилкәләрендә татып үскән сугыш чоры ятимнәре катнашында Кили мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Сугышларның авыр хатирәсен йөрәкләргә салып төйнәдек” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны –  ач калган hәм  ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен. Сугыштан соң да әтиле балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән...

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл, калаларга.

Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда...

  27 апрель көнне Кили авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары катнашында сөекле шагыйребез Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре буенча  “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай “  дип исемләнгән  викторина үткәрелде. 

     

2015 ел – Әдәбият елы , шулай ук Норма урта мәктәбендә “Әдәбият атналыгы” буларак,   23 апрель көнне 5б сыйныф укучылары катнашында Кили авыл китапханәсендә “Тукай эзләре буйлап” исемле әдәби сәяхәт үткәрелде. Г.Тукайның  тормыш маршрутын истә тотып, балалар шагыйребезнең кыска гына гомер юлы буйлап сәяхәт кылдылар . 

 

 Агымдагы елның Әдәбият елы булуын исәпкә алып, Кили авыл китапханәсендә Әдәбият атналыгы үтте. Сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан, атналык  аның тормыш һәм иҗатын үз эченә алган  чаралар белән үрелеп барды. 22 апрель көнне  китапханәдә  мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче  балалар катнашында шигырь  бәйрәме уздырылды. Бәйрәмебезгә кунак булып, Тукайның “Шүрәле”се дә килде!

Шода авылында яшәүче тыл ветераны Халиуллина Разия Халиулла кызына 90 яшь тулды.

5
май, 2015 ел
сишәмбе

5 май үзәк китапханәдә район китапханәчеләренең «Китапханәләрдә гаммәви эш формалары һәм аларны исәпкә алу» темасына  семинары булып узды. Семинар барышында гаммәви эш формаларының һәрберсенә аерым тукталып, аларның үзенчәлекләре хакында аңлатылды.  Бүгенге көндә китапханәләр эшчәнлегендә кулланыла торган эш формалары турында фикер алышуда Норма, Чепья №1 , Субаш, Кили, Салавыч, Смәел, Борнак, Урта Көшкәт авыл китапханәчеләре катнашты.  Өстәмә һөнәри белем бирү курсларында белемен күтәреп кайткан Әтнә авыл китапханәчесенең чыгышы яшьләрнең иҗади активлыгын күтәрүдә китапханәләрнең роленә багышланды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.

28 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары белән  сугышның 70 еллыгына багышланган“Күрмәсәмдә сугыш турында беләм”  исемле викторина булды.        

25 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә “Тукай- татар әдәбиятының кояшы” исемле әдәби кичә булып узды. Кичәбезгә 1-4 нче сыйныф укучылары килде. Кичәбез әдипнең тормышына, иҗатына багышланган викторина белән үрелеп барды.

 

  Чутай авылында  яшәүче Муллагалиева            Гөлбану Әхмәди кызына  3 май көнне 90 яшь тулды.  Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина,  халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге директоры урынбасары Фәния  Йосыпова, Нөнәгәр  авыл җирлеге башлыгы   Алфред  Әхмәтханов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләйманов, авыл хуҗалыгы житештеру кооперативы «Кызыл юл» директоры Фердинант Хәйруллин, ветераннар советы рәисе Наил Салиховлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

     4 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Хәтер яши, хәтер мәңгелек” исеме астында район конкурсы узды. Гала концертта халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлекчәсе белгечләре катнашып лауреат исеменә лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International