Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл батырлары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!
Бүген тарихка алтын хәрефләр белән язылган иң изге, иң абруйлы чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы!
Җиңү көне барлык кешеләр өчен һәрвакыт горурлык, батырлык символы, кайгы һәм халык хәтере белән бергә үрелгән бәйрәм булды. Чыннан да, бу иң изге бәйрәм көннәрендә һәркемдә горурлык, өлкән буыннарыбызга карата рәхмәт һәм соклану хисләре кабат яңара.7нче майда Смәел авыл китапханәсе, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, “Авылымны бизи һәйкәлләр” исеме астында беренче сыйныф укучыларын Смәел авылындагы һәйкәлләр белән таныштыру максатыннан экскурсия үткәрде. Укучы балаларга Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәл, Смәелнең горурлыгы булган Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов истәлегенә куелган һәйкәл, мәктәп янында урнашкан, сугыштан исән кайткан авылдашлар хөрмәтенә утыртылган, “Җиңү” аллеялары хакында сөйләнелде.
2015 елның апрель аена Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач муниципаль районындагы Социаль яклау бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат.
6 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Тукай абый безнең күңелләрдә” исемле әдәби кичә булып узды. Кичәбез укытучы Сираҗиева Чулпан Рафисовна һәм Балтач урта мәктәбе китапханәчесе Тухватуллина Фәнзия Зиннуровна җитәкчелегендәге 1В сыйныфы укучылары әзерләгән cәхнә әсәре белән бизәлде. Кичәбездә гимназиянең 1А сыйныфы укучылары да катнашты.
5 майда тернәкләнүчеләр, Казанда төп режиссер хезмәтен башкарган, Кәшифә Тумашева иҗатына багышланган, Нөнәгәр авылындагы музейда булдылар.Шулай ук алар Нөнәгәр авылы тарихы белән дә таныштылар.
“Социаль туризм” программасы кысаларында социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче инвалидлар hәм пенсионерлар 4 майда Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.