“Социаль туризм” программасы кысаларында социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче инвалидлар hәм пенсионерлар 4 майда Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлек җитәкчесе Мингазов Радик Мәхмут улы уздырды. Экскурсия башында ул бүлекчәнең эшчәнлеге белән таныштырды, янгын килеп чыккан очракта кая шалтыратырга, үзеңне, якыннарыңны бу афәттән ничек коткарып калу чараларын аңлатты. Аннары бу оешма эчендә экскурсия дәвам итте.