ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан  Балтач районы Дорга авылында яшәүче Константинов Василий Яковлевичнын үзәк  авыл урамыннан йортына керә торган юлына ремонт ясалды. «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Семенов Герман Владимировичка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин Зиннур Нурлыҗановичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

13 май көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт булекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Осторожно мошенничество» темасына лекция укыды һәм буклетлар таратты.

 

Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияәләр турында”гы Федераль законның  18 статьясы һәм “Татарстан Республикасы Сайлау Кодексы”  турындагы 21 нче номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы нигезләрендә, муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларын уздыру максатыннан җирлек Советлары  тарафыннан Балтач муниципаль районында түбәндәге бермандатлы сайлау округлары һәм аларның схемалары расланды

12
май, 2015 ел
сишәмбе

2 май көнне  өмә ясап, Көек авылы китапханәсе каршындагы һәйкәл янын үз көчебез  матурлап эшләп,  һәйкәлне буядык.

30 апрель көнне Көек авылы китапханәсендә , Җиңүнең 70еллыгына карата, тыл һәм хезмәт ветераннары өчен  “Җиңү көне белән” исемле музыкаль тематик кичә булды.Кичәбез түгәрәк өстәл артында,  сугыш вакытындагы, сугыштан соңгы елларны искә төшереп, дәвам итте.

   Биктәш авылында  яшәүче сугыш ветераны Иванов Павел Герасимовичка 10 май көнне 90 яшь тулды.  9 май көнне тантаналы митингта юбилярны  Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин котлады, Президент В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

2015 ел 8 маенда Куныр авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар Улисьял, Дорга, Шода, Куныр авылы һәйкәлләре янында зур оешканлык белән узды. 
6 майда Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары «Хәтер йөгереше» эстафетасын кабул итеп алдылар. 7 майда Нөнәгәрдән   Чутайга кадәр йогереп уздылар. 
7-майда Чутай авылында, 8-майда Нонэгэр , Комаров-Завод авылларында Боек жинунен 70 еллыгына багышланган митинглар  узды. Митингта сугыш ветераны, тыл ветераннары, авыл халкы, мэктэп укучылары катнашты.

9
май, 2015 ел
шимбә

   Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көненең кешелек дөньясы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын һәркем яхшы белә. Безне фашизм коллыгыннан коткарган, балаларыбызның-оныкларыбызның бәхете өчен килгән изге көн бу!

   Җиңү көне безгә бик кыммәткә төште. Газиз Ватаныбызны яклап Шөңшеңәр һәм Ор авылларыннан 448 кеше солдат шинеле киде, кызганычка каршы, аларның 236сына туган якларын кабат күрү насыйп булмады, ил азатлыгы өчен яу кырларында батырларча һәлак булдылар.

   Ә тылдагылар, ач-ялангач булсалар да, үз ихтыяҗларын онытып Җиңү көнен якынайту өчен басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләделәр.

   Тарихның моңарчы тиңдәше булмаган олы вакыйгасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу һәм истәлекле итеп үткәрү максатыннан Шөңшеңәр авыл җирлегендә барысы да эшләнде.

   Яу кырында азатлыгыбыз өчен башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлләрдә санаулы көннәр эчендә ремонт эшләре булды. Шөңшеңәр һәйкәленә “Маяк” җәмгыяте тарафыннан (җитәкчесе Хаҗиев Х. Ә.) 110 000 сумга керү юлына һәм һәйкәл әйләнәсенә брусчатка җәелде. Ор авылы һәйкәлендә дә 30 000 сум күләмендә ремонт эшләре булды. Иганәчесе Җәләлов Ринат Гыйният улы.

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар Шөңшеңәр һәм Ор авылларында 8 нче май көнне үткәрелде. Бу митингта Шөңшеңәр авыл җирлеге, “Маяк” җәмгыяте , төп гомуми мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм китапханә, почта, мед. пункт хезмәткәрләре катнашты.

   Җирлегебездә бары тик бер генә сугыш ветераны калды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары – 98 кеше. Аларның һәрберсенә “Маяк” җәмгыяте, Шөңшеңәр авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән пакетлар тапшырылды. Митингтан соң 52 ветераныбыз чәй табынына чакырылды. Алар өчен авыл үзешчәннәре һәм район мәдәният йортыннан чакырылган артистлар бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкәннәребез үзләренә шундый истәлекле бәйрәм оештырган җитәкчеләргә, чәй табынын әзерләгән мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтеп якты хатирәләр белән таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International