21 май көнне Борнак авыл китапханәсендә «Беренче сыйныф укучысының
мәдәни көндәлеге” проектында кысаларында “Бәхетле балачак” исемле күңелле дәрес үткәрелде. Бәхетле балачак иле турында сөйләнелде һәм презентация күрсәтелде. Кичәбез табигать кочагында күңелле уеннар белән дәвам ителде.
15-16 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды.
Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, район хатын-кызлар советы рәисеФирая Хәкимҗанова, язучы-журналист Фәридә Шакирова, Карадуганнан Гөлсинә Галиева һәм Кунырдан Гөлшат Шәрәфетдинова катнашты
Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел гомум белем бирү мәктәбе көче белән 19 нчы май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү җыры ишетелә ераклардан...” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.Әлеге кичәнең төп максаты Бөек Ватан сугышында катнашкан Камилов Фазыл Камал улы исеменә язылган,аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәнлекне дәлилләүче наградной листны туганнарына тапшыру булды.
Кичә теманы ачучы җырлар, биюләр, театраль күренешләр, презентация белән үрелеп барды.Аны уздыруда мәктәпнең 1нче , 6-7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары зур активлык күрсәттеләр.
19 май көнне Балтач шәһәр тибындагы поселокта яшәүче тыл ветераны Нигматуллин Илдус Нигматулла улы Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча теплоходта сәяхәт кылырга китте.
Жиңунең 70 еллыгы уңаеннан Балтач районы Шода авылында яшәүче тыл ветераны Хәлиуллина Разыя Хәлиулла кызына капка коймаларына һәм баскыч төбенә ремонт ясалды. ООО «Якты юл» җитәкчесе Хакимов Раиф Габдулловичка һәм Куныр авыл җирлеге башлыгы Асхадуллин Зиннур Нурлыҗановичка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май көнне тантаналы митингта Балтач районы Түнтәр авылында яшәүче сугыш инвалиды Газизов Вагыйз Газиз улына “Тандем” компаниясе Matiz автомобиле бүләк итте. Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән “Тандем” компаниясенә рәхмәт хаты тапшырылды.