Сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабалар каберлегендә, сары сагышы әтисезләр йөзендә. Сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен үз җилкәләрендә татып үскән сугыш чоры ятимнәре катнашында Кили мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Сугышларның авыр хатирәсен йөрәкләргә салып төйнәдек” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны – ач калган hәм ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен. Сугыштан соң да әтиле балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, алар сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән...
Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әле дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда...