“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Дуслык көне”.

2015 елның 24 апреле, җомга

     20 апрельдан 27 нче апрельгә кадәр ирекле акция кысаларында “Язгы изгелек атнасы” уза. 21 нче апрель көнне “Дуслык көне” буларак  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Ягез әле дус яшик” исеме астында психологик күмәк дәрес уздырылды. Башта төрле милләтләр  арасындагы дуслык хакында сүз барды. Аннары шушы җирлектә дус яшәүче  төрле милләт халкының Бөек Ватан сугышы вакытында бер-берсен хөрмәт итеп, иңгә-иң куеп, ярдәмләшеп Бөек Җиңүне яулап алырга көч куйганнары турында искә алдылар. Бу чарада тыл хезмәтчәне Фарук Габидуллин “Дуслык” шигырен сөйләде, 3 нче группа инвалид Гөлфәния Гөмәрова hәм Фәния Гыйзатуллина башкаруында  үз тормышларында булган дуслык турында әңгәмә корып җибәрделәр. Әлеге күмәк дәресләр өлкәннәребезгә тернәкләнү өчен зур мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International