Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Борбаш урта мәктәбендә “Туган тел” айлыгында һәр ел саен 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды. 7нче сыйныф укучыларының эшләре арасында Тукай әсәрләренең геройлары : Су анасы да, Шүрәле дә, Бала белән күбәләк тә, Кәҗә белән Сарык та һәм башкалар да бар. Күңел җылысын биреп ясаганга күрә, эшләр бик матур килеп чыккан. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International