ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне уңае белән “Россия - террорга каршы”, “Терроризм куркынычына ничек каршы торырга” исемнәрендә буклетлар , белешмәлекләр таратылды.


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 31 августтында Республиканың һәм Балтач районының 85 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән бәйрәмдә ат чабышы аерым, үзенчәлекле урын алды. Чабышкылар бәйгесенә 46 ат килгән иде. Үзебезнең атлар белән беррәттән Мари Республикасыннан һәм  Киров  өлкәсе Малмыж районыннан, Арча һәм Биектаудан килгән атлар да ярышларда катнашты. Иганәчеләр ярдәме белән 302 меӊ сумлык бүләк фонды булдырылды.  ООО «Арча», «Молторг», «Агромол», «Стам», «Флагман», «Идел» агрофирмалары һәм шәхси сөт җыючылар зур өлеш керттеләр.

Чабышкылар 5 төргә бүленеп ярыштылар. Ярышта катнашканнар берсе дә бүләксез калмады. 1 урынга - 10 меӊ, 2 урынга - 8 меӊ, 3 урынга - 5 меӊ, 4 урынга – 3 мең, 5 урынга - 2 меӊ сум, калганнарга берәр мең сум күләмендә акчалата призлар  бирелде.

 Алар белән бергә 2014 елда районда хуҗалыкларда атларны тәрбияләү, үстерү юнәлешендә җиӊүче хуҗалыкларны  билгеләп үттеләр: 1 урында - «Татарстан»,  2 урында - «Яӊа тормыш»  һәм 3 урында - «Кызыл юл» хуҗалыклары.  

Шубан мәдәният йортында 31 август көнне Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына  китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре балалар өчен “Яшә минем Республикам” исемле кичә үткәрде. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне бүгенгесе турында фикер алыштык, уеннар конкурслар үтте. “Казаным бәхетле башкалам” китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә ахырында мәдәният йорты каршында чәчәкләр арасында фотога төшерелде.


31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтлеле  райондашлар! Белгәнебезчә 30 август көнне җөмһүриятебез халкы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә кул куелган көнне зурлап билгеләп үтә. Безнең өчен икеләтә бәйрәм, чөнки нәкъ менә шушы көнне районыбыз оешкан. Татарстан Республикасы оешуга – 25, гүзәл Балтачыбызга – 85 ел!
28 август конне Пыжмара мэдэният йортында "Республика коненэ" багышланган концерт уткэрелде. Концертта авыл узешчэннэре, мэктэп балалары, яшьлэр бик телэп катнашты. Алар узлэренен жырлары, биюлэре белэн халыкны соендерде.

30
август, 2015 ел
якшәмбе
Шөңшеңәр авыл китапханәсендә мәдәният йорты, башлангыч сыйныф укытучылары белән берлектә Татарстан Республикасы оешуга - 25, Балтач районына 85 ел тулу уңаеннан "Татарстан - бәйсез республикам, бәхетле мин, синдә туганга!" дигән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Балаларга Татарстан турында кыскача мәгълүмат биреп, татар теленең дәүләт теле булуын аңлатып; Татарстан символикаларын искә төшереп; республикабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләп; татар халкының фольклорын, йолаларын өйрәнүне дәвам итеп, туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылган чара бик җанлы узды.
Балтач җирлегендә  яшәүче Хабибрахманов Фатхрахман  Хабибрахман   улына 30 август көнне 90 яшь тулды.

29
август, 2015 ел
шимбә

29 август көнне 13.00 сәг.тән үзәк китапханә каршында чәчәк бәйләмнәреннән, композицияләрдән оештырылган "Алтын көз - 2015" күргәзмәсе эшли. 


28
август, 2015 ел
җомга
Бүгенге көн – 2015 нче елның 26 августы Балтач районында яшәүче 17 яшьүсмер өчен аеруча мөһим көн, чөнки бүген аларга Балтач башкарма комитетының ГХАТ бүлеге hәм Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсе Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар тапшырылды. Бүгенге көннән башлап, алар гомер юлларының тагын бер әһәмиятле баскычына күтәрелделәр, олы тормыш юлына аяк бастылар. 
26 август көнне Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International