Шубан мәдәният йортында 31 август көнне Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре балалар өчен “Яшә минем Республикам” исемле кичә үткәрде. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне бүгенгесе турында фикер алыштык, уеннар конкурслар үтте. “Казаным бәхетле башкалам” китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә ахырында мәдәният йорты каршында чәчәкләр арасында фотога төшерелде.