Балтачта Республика көненә багышланган бәйрәм

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2015 елның 31 августтында Республиканың һәм Балтач районының 85 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән бәйрәмдә ат чабышы аерым, үзенчәлекле урын алды. Чабышкылар бәйгесенә 46 ат килгән иде. Үзебезнең атлар белән беррәттән Мари Республикасыннан һәм  Киров  өлкәсе Малмыж районыннан, Арча һәм Биектаудан килгән атлар да ярышларда катнашты. Иганәчеләр ярдәме белән 302 меӊ сумлык бүләк фонды булдырылды.  ООО «Арча», «Молторг», «Агромол», «Стам», «Флагман», «Идел» агрофирмалары һәм шәхси сөт җыючылар зур өлеш керттеләр.

Чабышкылар 5 төргә бүленеп ярыштылар. Ярышта катнашканнар берсе дә бүләксез калмады. 1 урынга - 10 меӊ, 2 урынга - 8 меӊ, 3 урынга - 5 меӊ, 4 урынга – 3 мең, 5 урынга - 2 меӊ сум, калганнарга берәр мең сум күләмендә акчалата призлар  бирелде.

 Алар белән бергә 2014 елда районда хуҗалыкларда атларны тәрбияләү, үстерү юнәлешендә җиӊүче хуҗалыкларны  билгеләп үттеләр: 1 урында - «Татарстан»,  2 урында - «Яӊа тормыш»  һәм 3 урында - «Кызыл юл» хуҗалыклары.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International