ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
11 сентябрь конендә, яхшылык атнасы кысаларында, өлкәннәргә хөрмәт йозеннән, Т. Кенә авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  ялгыз яшәүчеләргә ярдәм курсәтелде. 
7 - 14 нче сентябрь аралыгында Татарстанда яхшылык атнасы билгеләп үтелә.

 Шул форсаттан файдаланып, Т.Кенә авыл клубы каршындагы бакчага яшь чыршылар утыртылды.
"Яхшылык атнасы - яхшы эшләр" акциясе кысаларында Чипья авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб территориясендә агачлар утырттылар. 
10 сентябрь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм соц. работник Гомәрова Рәмилә катнашында тумыштан 2 нче группа инвалид Гафиуллина Нурия апага җиләк-җимеш бакчасын җыештырырга булыштык.
7-14 сентябрь көннәрендә Республика күләмендә «Яхшылык эшлэу» атнасы игълан ителде. Борбаш авыл клубы хезмәткәрләре дә атналыкта актив катнаша. Әлеге атналык кысаларында "Юныс" чишмәсе территориясен җыештыру оештырылды.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   Шеншеңәр  авылында  яшәүче Хәлимә  Гариф кызы Галиевага 10 сентябрь көнне 95 яшь тулды.
Казан агросанәгать паркында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Шул унайдан 5 сентябрь көнне Балтач Мәдәният узәге автоклуб бригадасы узләренең концерт программасы белән сатып алучыларны сөендерде.
4 сентябрь көнне Мәдәният узәгенең автоклуб бригадасы «Алга» кумәк хужалыгы игенчеләрен узләренең концертлары белән ял иттерделәр.
Шубан мәдәният йортында 31 август көнне Республикабыз һәм районыбыз юбилейларына китапханәче һәм мәдәният хезмәткәре балалар өчен “Яшә минем Республикам” исемле кичә үткәрде. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе турында фикер алыштык, уеннар конкурслар үтте."Казаным - бәхетле башкалам” китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә ахырында мәдәният йорты каршында чәчәкләр арасында фотога төшерелде.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бугенге көндә мәгариф идарәсе психологлары мәктәпләрдә балаларның эмоциональ халәтен ачыклау өчен методиклар үткәрәләр. 7нче сентябрь көнне әлеге эш  Түнтәр һәм Сосна мәктәпләрендә башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International