Борнак авыл китапханәсе китап укучысы Ашрафҗанова Илүзә “Иң күп китап укучы” исемле Бөтенроссия Бәйгесенең республика этабында үз яшендә (14-17 яшьлекләр) 2 нче урынга лаек булды. Ул Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә Борнак китапханәсенә бәйгене оештыручыларның Рәхмәт хаты тапшырылды.
28 сентябрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Абдулла Алишка 107 ел булу уңаеннан “Алиш абыйда кунакта” исемле балалар иртәсе булып узды. Кичәбезгә 2 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменең нәни китап укучылары килде. Язучының әкият иленнән килгән әкият геройлары китап сөюче дусларын кызыклы сораулар, күңелле уеннар белән каршы алдылар.