2015 нче елның 26 августы Балтач районында яшәүче 17 яшьүсмер өчен аеруча мөһим көн, чөнки бүген аларга Балтач башкарма комитетының ГХАТ бүлеге hәм Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсе Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар тапшырылды

2015 елның 28 августы, җомга
Бүгенге көн – 2015 нче елның 26 августы Балтач районында яшәүче 17 яшьүсмер өчен аеруча мөһим көн, чөнки бүген аларга Балтач башкарма комитетының ГХАТ бүлеге hәм Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсе Балтач районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан, тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ - паспортлар тапшырылды. Бүгенге көннән башлап, алар гомер юлларының тагын бер әһәмиятле баскычына күтәрелделәр, олы тормыш юлына аяк бастылар. Паспорт алар тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк, бу документта гомер елларының төрле күтәрелешләре - хәрби хезмәт юлы, гаилә кору, балалар туу турында мәгълүмәтләр урын алачак. Яшьүсмерләрне бездә Рәсәй гражданнары булуларын раслаучы төп документ-паспортка ия булган истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм тормыш юлларында үз илебезнең ватанһәрвәрләре булып, Рәсәебез белән горурланып яшәүләрен теләп калабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International