Хөрмәтле райондашлар!
29 август көнне 13.00 сәг.тэ үзәк китапханә каршында “Алтын көз – 2015” күргәзмәсенә рәхим итегез!
“Иң матур чәчәк бәйләмнәре”, эчтәлекле композицияләр белән сез дә күргәзмәдә катнаша аласыз.
Китапханә коллективы
2015 нче елның 26 августында “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Фаизов Хәлил җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Концертта яңгыраган татар җырлары, дәртле биюләр, гитарада, курайда моңлы көйләр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр,такмаклар белән бергә үрелеп барды.Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.
“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нөнәгәр авылында яшәүче, социаль карамакта торучы Гафиуллина Нурия зират капкасын алыштыру өчен 45 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. Авыл халкы курсәткән ярдәме өчен Нурия Гафиулловнага чиксез рәхмәтен белдерә.
Басуларның 16 – 20 сантиметр өслеге йомшак, аннан үсемлекләрнең тамырын үткәрми, астагы дымны җибәрми торган каты катлам ята. Шуңа күрә хәзер безнең шартларда, бигрәк тә соңгы елларда кабатланып торган корылык шартларында тирәнәйтеп эшкәртү бик мөһим.
Районның «Сосна» хуҗалыгы басуында үткәрелгән республикакүләм семинарда башлап шушы агротехник чарага басым ясап күрсәтелде. Җир эшкәртүдәге башка төрле яңа агротехник алымнар, уңайлы һәм көчле егәрлекле яңа авыл хуҗалыгы машиналары эш барышында тәкдим ителде. Тракторлар һәм агрегатлар район һәм семинарга чакырылган районнар хуҗалыкларыннан китерелгән иде.
Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре алып барды. Муниципаль башлыгы район Рамил Нотфуллин, районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнары, инженерлары катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның бу семинарга карата фикерен җирле «Кайтаваз» радиосына биргән әңгәмәсеннән белә аласыз.
Районыбыз кырларында арыш культурасын җыеп алу бара. Кайбер хуҗалыкларда һәр гектардан 40 центнерга кадәр чыга ул.
Турыдан-туры суга алмаганда, егып та алмыйча булмый. «Дуслык» җәмгыятендә арыш кукрәп үскән, бөртеге дә, сабагы да мулдан. Шунлыктан бу очракта «Макдон» белән екмыйча алып булмый, диләр агрономнары.
Акчаӊ күп булса, авыл хуҗалыгы белән шөгеллән, диләр. Бу сүзләрдә дөреслек булса да, авыл хуҗалыгыныӊ терлекчелек тармагы, уйлап эш иткәндә, бүген файдага эшли торган юнәлеш.
Әмма өстәмә табыш алыйм дисәӊ, акча чыгармыйча булмый. Бу очракта терлек торакларыныӊ уӊай, җылы булуы, терлекчеләрнеӊ эш шартларын яхшырту беренчел бурыч. Моны «Дуслык»та яхшы аӊлыйлар, яӊа абзарлар төзү белән беррәттән искеләрен яӊарту белән дә шөгыльләнергә вакыт табалар.