Гомуми белем йортларында профессиональ күзаллау булдыруга иң яхшы муниципаль программа

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
«2010 – 2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча «Киләчәк» – «Будущее» стратегиясенең өченче этабын тормышка ашыру буенча 2015 елга чаралар планын раслау турында»Татарстан Республикасы Министрлар кабинентының 2015 елның  14 апрелендәге 252  номерлы махсус карары нигезендә тормышка ашырылган  "Гомуми белем йортларында профессиональ күзаллау булдыруга   иң яхшы муниципаль программа"  1 млн. күләмендә грант оту конкурсында Балтач мәгариф идарәсе катнашты һәм 20 район арасында җиңүче бишлеккә керде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: грантка ия булучылар арасында калганнары  шәһәр җирлекләре: Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Түбән Кама.  Безнең районыбызның  алар белән беррәттән җиңү яулавы- бик зур күрсәткеч
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International