Игеннәрдән, башка культуралардан бушаган басуларны вакытында эшкәртеп, көздән иртә чәчсәӊ генә уӊыш мул булачак.
Моны «Сосна» хуҗалыгында яхшы аӊлыйлар. Басу-кырларда яз көннәрендә үзләрен бары яхшы яктан күрсәткән К-700 тракторларын җир әзерләгәндә монда оста файдаланалар.
4 нче август көнне Балтач бистәсенең Раиф мәчете каршында оешкан лагерьның кызлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакта булдылар. “Балачак-әкияткә тиң чак” дип исемләнгән әдәби кичә балаларны дөнья халыклары әкиятләре, әдәби геройлар, әкият жанры язучы авторлар белән таныштыру максатыннан узды. Китап укучыларыбыз китапханә яңалыклары белән танышканнан соң, Убырлы карчык капчыгында яшерелгән әкият геройларын коткарып, әкиятләренә кайтырга булыштылар. Кичәнең икенче өлешендә хокуклары бозылган әкият геройлары мисалында үз хокуклары турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.
Әле уракка яңа төштеләр, инде көзге чәчү өчен җир хәзерләү башланды. Бу эштә 460 гектар җир әзерләгән «Кызыл юл» алда.
«Игенче», «Сорнай», «Маяк», «Алга», «Смәел», «Бөрбаш», «Борнак», Тимирязев исемендәге, «Татарстан» хуҗалыкларында 100ешәр гектарда басуны көзге чәчү өчен эшкәрткәннәр.
Казаныбызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары гөрли. 30 июль көнне Балтач районында яшәүче инвалид-колясочниклар Казанга бардылар. Әлеге ярышларның берсенә – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чакыру билетлары насыйп булып, йөзү ярышын карап кайттылар.
Әлеге искиткеч матур ярышларга алып барган өчен республика хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.