Казаныбызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары гөрли. 30 июль көнне Балтач районында яшәүче инвалид-колясочниклар Казанга бардылар. Әлеге ярышларның берсенә – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә чакыру билетлары насыйп булып, йөзү ярышын карап кайттылар.
Әлеге искиткеч матур ярышларга алып барган өчен республика хакимиятенә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.