Районыбызның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы

2015 елның 31 июле, җомга
Бүген 29 нчы июль көнне ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ булеге , Федераль миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы бүлеге белән берлектә районыбызның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасын уздырдылар. ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да ГХАТ бүлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Шулай ук мондый чараларны үткәрүдәяшүсмерләрнең  аңанда “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International