Авыру билгеләре күренмәсә дә, профилактика уздыру җаен карагыз. Аның өчен шул ук биологик препарат – ризоплан әйбәт. Ул бәрәңгенең иммунитетын арттыра. Ридомил год, инфинити, акробат МЦ препаратларын файдаланыгыз. Аларны фәкать аяз коры көндә генә сибәргә кирәк. Гөмбәчек авыруы белән зарарланган бәрәңге яфракларын һәм сабакларын кул белән җыеп ягу әмәлен дә карагыз.
Шунысын да истә тотыгыз: алда санап киткән препаратларны иртә өлгерешле бәрәңгегә сибәргә ярамый, ә калганнарына уңышны җыярга кимендә егерме көн кала сибәргә була. Бәрәңгене базга бик нык тикшереп салыгыз, авыру бүлбедәге гөмбәчекләр башкаларына күчеп, баз тулы уңышыгыз череп бетмәсен, – ди Фәрит Хәкимов.