Балачак әкияткә тиң чак

2015 елның 4 августы, сишәмбе

4 нче август көнне Балтач бистәсенең Раиф мәчете каршында оешкан лагерьның кызлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Балтач үзәк балалар китапханәсенә  кунакта булдылар. “Балачак-әкияткә тиң чак” дип исемләнгән  әдәби кичә балаларны дөнья халыклары әкиятләре, әдәби геройлар, әкият жанры язучы авторлар белән таныштыру максатыннан узды. Китап укучыларыбыз китапханә яңалыклары белән танышканнан соң, Убырлы карчык капчыгында яшерелгән әкият геройларын коткарып, әкиятләренә кайтырга булыштылар. Кичәнең икенче өлешендә хокуклары бозылган әкият геройлары мисалында үз хокуклары турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International