Балтачта мәктәп ярминкәсе узды.

2015 елның 14 августы, җомга

Бүген, 14 нче август көнне, Балтачта мәктәп ярминкәсе узды. Анда мәктәп кирәк-яраклары алырга мөмкин иде. Сәгать 10да ярминкәнең тантаналы өлеше узды. Бу өлештә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Шулай ук авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга җитәкчеләр, эшмәкәрләр исеменнән портфель белән канцтоварлар комплекты топшырылды.

Шулай ук Эльвира Ахмадуллина җитәкчелегендәге Балтач районының ДЦ «Волонтер» СДР РТ активистлары да ярминкәдә шактый көч куйды. Алар аквагримм ясады. Биредә Винни-Пух белән фотосессия дә оештырылды. Алар туплаган акчалар да балалар өчен канцтоварлар алуга китәчәк.

Бәйрәмгә  мәдәният булеге чыгышы ямь өстәде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International