Балтачка 85!

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Хөрмәтлеле  райондашлар! Белгәнебезчә 30 август көнне җөмһүриятебез халкы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә кул куелган көнне зурлап билгеләп үтә. Безнең өчен икеләтә бәйрәм, чөнки нәкъ менә шушы көнне районыбыз оешкан. Татарстан Республикасы оешуга – 25, гүзәл Балтачыбызга – 85 ел!

Шул хөрмәткә, 29нчы август көнне Арбор авылы мәдәният йортында районыбызның 85 еллыгына багышланган зур концерт булып узды.

Хөрмәтле авылдашлар, республика һәм районыбыз көнен быел да ихластан бәйрәм итик, һәркайсыбызга исәнлек-саулык, иминлек, бәрәкәтле гомерләр телик. Күкләребез аяз, күңелләребез күтәренке, тормышларыбыз күркәм булсын!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International