Инвалидлар айлыгы кысаларында 2015 нче елның 9 декабрендә Балтач “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Куныр мәктәбе укучылары хәйрия концерты белән килделәр. Концертны Сафиулиллин Ризван “Әссәләмәгәләйкүм” җыры белән башлап җибәрде.
1915 елда Югары Кенә авылында туган, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Шәрифулла Кәлимуллинның сугышчан даны 70 елдан соң туган якларына әйләнеп кайты.
Шул уңайдан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее Карадуган мәктәбе белән берлектә зур кичә үткәрде. Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Носыда яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылган, ә Наилә апа аларны үз чиратында Карадугандагы музейга тапшырды.
Әлеге чарада Кукмара районының “Кар десанты” отряды вәкилләре, прокуратура һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә катнашты.
Узган тәүлектә Татарстанда 2875,7 тонна сөт савылган. Бу узган елның әлеге чорына караганда 151,4 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Шул ук вакытта бу ай башына савым күләме 7,2 тонна, ә алдагы көн белән чагыштырганда 4,6 тоннага кимегән. Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Әтнә районнарында савым күләме тотрыклы саклана, анда тәүлеккә бер сыердан 15,2 кг нан алып 19,4 кг га кадәр сөт алалар, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Урта Көшкәт авылында яшәүче Ермакова Наталия Григорьевнага 7 декабрь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Хәкимова, җаваплылыгы чикләнгән “Дуслык” җәмгыятенең баш хисапчысы Галина Николаевалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
7 декабрь көнне Халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Үзәк хастаханә табибы Фәүзия Фатулаева паразитларга каршы көрәшү чаралары белән таныштырды. Директор урынбасары Фәния Йосыпова янгыннан саклану чаралары турында сөйләде. Полиция җитәкчесе урынбасары Илнур Зиһаншин терроризмны булдырмау чаралары белән таныштырды.
7 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсенә 2 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз мәдәният сәгатенең “Яңа китап битен ача” дип исемләнгән чираттагы сәгатенә җыйналдылар. Китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштык, хайваннар дөньясында кунакта булдык, Әлфис абый Кыямовның “Мин бәләкәйбит әле” дигән китабына сәяхәт кылдык. Шигырьләрен кычкырып чиратлап укыдык, табышмакларына җаваплар эзләдек, ишегалдындагы хайваннарыбыз турында шигырьләр чыгардык, уйнадык, көлдек.
Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елның икътисади күрсәткечләре буенча әзерләнгән районнар рейтингын тәкъдим итте. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча төзелгән шундый ук исемлек 2016 елга район һәм хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Билгеле булганча, 2016 елдан башлап Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасы эшләүдән туктый. “Кем эшләми – шул ашамый” дигәндәй, киләсе елдан башлап уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме бермә-бер артачак. Аның төгәл күләмен билгеләргә махсус рейтинг ярдәм итәчәк.
– Бу рейтингка керем буенча күрсәткечләрне кертү юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, хәзерге вакытта хуҗалыклар алдындагы иң мөһим бурычларның берсе: продукция җитештерү генә түгел, ә аны сата белү. Уңышлы эшләүче җитәкчеләр һәрвакыт яңа базарлар эзләү белән мәшгуль. Алар бер урында таптанмый. Әтнә, Балтач, Тукай, Кукмара районнары – әнә шундыйлардан. Аларның сөрүлек җирләре, башка районнар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга нәтиҗәлерәк эшли. Рейтингның гомуми нәтиҗәләренә килгәндә, Тукай, Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба һәм Кукмара районнары алдынгы урынны били. Шунысын искәртү мөһим: хәтерләсәгез, әлеге районнар игенчелек һәм терлекчелек буенча да беренче унлыкка эләккән иде, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
5 декабрь көнне Түнтәр авыл китапханәсендә өченче, дүртенче сыйныфта укучы китап укучылар белән "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында “Сихри әкият дөньясы” дигән исем астында мәдәният сәгате үтте. Без балалар өчен татар телендә әкият язучы шагыйрьләребез, язучыларыбызның, чит ил, рус язучыларының әкият китаплары белән таныштык, сихри әкият дөньясында йөздек. А. Алишның “Куян кызы”нда кунакта булдык. Уку тизлегебезне арттыру өчен әкиятне кычкырып укыдык һәм үзебез дә сөйләм телебезне үстерү максатыннан әкият яздык. Әкият язуыбыз уен формасында үтте. Аларга бер әкият китабы бирелде һәм алар күзләрен йомган килеш, теләсә кайсы сүзгә төртеп, шул сүз ярдәмендә җөмлә төзеделәр. Беренче уенчы төзегән җөмлә белән бәйләнешле икенче җөмлә төзелә... Шул рәвешле кызыклы гына әкият тә төзелде.
Райондашыбыз шагыйрәсе Фәридә апа Шакированың балалар өчен язылган “Бирегез миңа түбәтәй” дигән китабы белән дә таныштык.
3 декабрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Мы против коррупции" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында яшүсмерләр, урта һәм олы яшьтәге китап укучылар өчен әңгәмә үткәрелде.