Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее Карадуган мәктәбе белән берлектә зур кичә үткәрде.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

1915 елда Югары Кенә авылында туган, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Шәрифулла Кәлимуллинның сугышчан даны 70 елдан соң туган якларына әйләнеп кайты. 

Шул уңайдан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее Карадуган мәктәбе белән берлектә зур кичә үткәрде. 

Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Носыда яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылган, ә Наилә апа аларны үз чиратында Карадугандагы музейга тапшырды. 

Әлеге чарада Кукмара районының “Кар десанты” отряды вәкилләре, прокуратура һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International