Балтач бистәсендә яшәүчеләр игътибарына!

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

❗️Балтач бистәсендә яшәүчеләр игътибарына!

Май бәйрәмнәрендә һәркайсыбыз бакча, йорт тирәләрен җыештырабыз. Агачлар киселә, яңалары утыртыла. Бик матур күренешләр. Әмма бу чорда чүп контейнерлары яннарында, капка төпләрендә киселгән агач ботаклары өелә. Ботаклар, агач кисәкләре, сабаклар һәм төпләр каты коммуналь калдыкларга керми, шунлыктан чүп җыючылар аларны алмый. Әлеге хәлдән чыгу өчен Балтач шәһәр җирлеге май аенда урамнарга график нигезендә арбалар куюны оештыра.
Арба куелган кешенең капка төбендә дә тәртипсезлек урнаштырмыйча, үзебезнең яшәгән тирәлекне чистарту, тәртипләүгә өлешебезне кертик.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International